ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

1 февральдән башлап айлык акчалата түләү (ЕДВ) – Россиядә иң массалы социаль түләү 4,3% ка индексацияләнәчәк.
 


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

26 гыйнвар  көнне Бәрлебаш авылында гомер итүче Аскаров Тукай  Галиәскәр улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рахматуллин исеменнəн,  район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гиззатуллина, ветераннар Советы рәисе котладылар. Аңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар теләделәр.

“Дөнья хәлләре кискенләшкән саен нигәдер Фатих Кәрим кебек кешеләр искә төшә. Ә бит Фатих Кәрим – Бөек Ватан сугышы шагыйре. Бүгенге дөнья белән узган сугышның арасы нигә шулай якыная? Ике кырыс чор. Татар совет поэзиясендә шул чорны Фатих Кәримнән дә тулырак чагылдырган башка бер шагыйрь дә юк. Кенигсберг янында сугышның бөек үренә күтәрелде, үзенең иҗат үренә күтәрелде, үз шөһрәтенә шул солдат үреннән карап үлде. Үзенә йөкләнгән зур эшне башкарып китте шагыйрь.”
 

          Бүген, 29 гыйнвар көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында халык җыены узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, «Дубрава «Агрофирмасы»  директоры Юрий Осипов, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
 

Шушы көннәрдә Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Валентина Ильинична Журавлевага 80 яшь тулды.  Үзенең туган көнендә ул стационарда ята иде. Бу көнне район башлыгы исеменнән юбилярны дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары Әлфия Төхвәтуллина һәм поликлиника мөдире Газимогед Магомедов котладылар, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар. 

 

 

2019 елның 24 гыйнварында "Мобиль бригада" рейдында катнашучылар - «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки авыл җирлекләре торак пунктларын колачлап 4 нче социаль участокта эшне оештырдылар.
 

2019 ел Россиядә театр елына багышланган.  Авылда театр сәнгатен торгызу зарур. Авылларның мәдәни-ял учреждениеләрендә тере аралашу, сәнгать иҗатын үстерү сүнергә тиеш түгел.
 

28 гыйнвар көнне Олы Кайбыч авылының «Миләшкәй» балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе – 2019" республикакүләм һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды.
 

Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы бүлеге әйдәп баручы белгече булып Емельянова Екатерина Александр кызы  билгеләнде. "Золотая Нива" агрофирмасы" директоры итеп Ямаев Эльвир Илдар улы билгеләнде. Бу турыда эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белдерде.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

28 гыйнвар көнне Надежино авылының күпфункцияле үзәгендә халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева, "Золотая Нива" агрофирмасы директоры Эльвир Ямаев, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Татьяна Хуҗова, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International