Кадрлар сәясәте

Команда – уртак максат белән берләштерелгән организм ул. Безнең уртак максатыбыз – кеше  өчен һәм кеше  мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләү, ачык диалог форматында көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү.

Әгәр сез төрле өлкәләр  буенча  күзаллауга, җаваплылыкка ия, үз эшегезнең остасы булсагыз, сезнең арада яшәүче кешеләр өчен хезмәт итү зур тырышлык сорый торган һәм мактаулы хезмәт икәнен аңласагыз, безнең командага рәхим итегез!

Кайбыч муниципаль районы Башлыгы А.И.Рәхмәтуллин

Кадрлар сәясәте

 Татарстан Республикасыда һәм Кайбыч муниципаль районында муниципаль хезмәт   турында кирәкле бөтен мәгълүмат  уңайлы булсын өчен түбәндәге бүлекләрдә тупланган.

“Хезмәткә керешү" сылтамасы буенча квалификация таләпләре, конкурс процедуралары, игълан ителгән конкурслар, кадрлар резервы һәм башкалар   турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Дәүләт граждан хезмәтендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив база белән "Норматив-хокукый актлар һәм башка документлар" бүлегендә танышырга мөмкин.

Татарстан хакимияте органнарында стажировка мәйданчыклары системасы турындагы бөтен мәгълүмат тиешле бүлектә урнаштырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International