1 февральдән федераль льготникларга айлык акчалата түләү күләме һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артачак

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

          1 февральдән башлап айлык акчалата түләү (ЕДВ) – Россиядә иң массалы социаль түләү 4,3% ка индексацияләнәчәк.

          Хәзерге вакытта әлеге акчаны Татарстанда 340 меңләп федераль ташламалардан файдаланучы кеше ала. Алар арасында инвалидлар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, радиациягә дучар булган гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башкалар бар.

          Социаль хезмәтләр җыелмасы составына керүче дә 4,3 процентка индексацияләнәчәк. Исегезгә төшерәбез: социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготниклар социаль хезмәтләрне натураль формада яки акчалата эквивалентта алырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International