«Ел тәрбиячесе-2019»

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

          28 гыйнвар көнне Олы Кайбыч авылының «Миләшкәй» балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе – 2019" республикакүләм һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды. 

          Бәйге лауреатлары:
- Кәлимуллина Талия Котдус кызы - ТР Кайбыч муниципаль районы «Миләшкәй» Олы Кайбыч балалар бакчасы тәрбиячесе;
- Кармаенкова Марина Владимир кызы -Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Ульянково «Солнышко» балалар бакчасы тәрбиячесе;
- Вахитова Гүзәл Тәлгат кызы - Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Тәрбит авылының «Гөлбакча» балалар бакчасы тәрбиячесе»;

          Бәйге призерлары:
1 урын – Гыйбадиева Гөлназ Рушан кызы - Олы Тәрбит авылының "Карлыгач" балалар бакчасы тәрбиячесе;
2 урын – Сабитова Юлия Илдар кызы - ТР Кайбыч муниципаль районы «Миләшкәй» балалар бакчасы логопеды;
3 урын – Аухадшина Светлана Александр кызы - Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы «Миләшкәй» Олы Кайбыч балалар бакчасы тәрбиячесе.

1 һәм 2 урыннарны алган педагоглар 18 февральдә Лаеш муниципаль районы базасында конкурсның зона этабында безнең район данын яклаячаклар. Без аларны котлыйбыз!
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International