Бәрлебаш авылында гомер итүче Аскаров Тукай Галиәскәр улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

           26 гыйнвар көнне Бәрлебаш авылында гомер итүче Аскаров Тукай Галиәскәр улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнəн, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гиззатуллина, ветераннар Советы рәисе котладылар. Аңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International