"Ак җилкән" халык театры коллективының район буенча чыгышлары дәвам итә

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

          2019 ел Россиядә театр елына багышланган.  Авылда театр сәнгатен торгызу зарур. Авылларның мәдәни-ял учреждениеләрендә тере аралашу, сәнгать иҗатын үстерү сүнергә тиеш түгел. 

          24 һәм 25 гыйнвар көннәрендә Чүти һәм Мөрәле авыл мәдәният йортларында "Ак җилкән" халык театр коллективы Хәбир Ибраһим пьесасы буенча куелган «Ялкыз каен күзе» спектакле белән чыгыш ясады. Килгән тамашачылар спектакль белән канәгать калды һәм артистларга чыгышлары өчен рәхмәтен белдерде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International