Надеждино авыл җирлегендә халык җыены

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

          28 гыйнвар көнне Надежино авылының күпфункцияле үзәгендә халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева, "Золотая Нива" агрофирмасы директоры Эльвир Ямаев, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Татьяна Хуҗова, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

           Җыелучылар алдында Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева чыгыш ясады.  Авыл халкы алдында башкарылган эшләр турында шулай ук Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Римма Мухина, клуб методисты Елена Жиренкова, фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Оксана Шебалова, ветераннар Советы рәисе Елена Афанасьева,  полициянең участок уполномоченные Раил Ногманов хисап тоттылар.

            Гражданнар җыенында Морат авылына юлны дәвам итү, чиркәүне төзекләндерү, электр баганаларны алыштыру, Гөбнә елгасы аша күпер төзү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде, аларга район башлыгы аңлатмалар бирде.

            Җыелыш ахырында Альберт Илгизәрович  очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International