Мөрәле авыл җирлегендә халык җыены булып узды

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

          Бүген, 29 гыйнвар көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында халык җыены узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, «Дубрава «Агрофирмасы»  директоры Юрий Осипов, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

          Җыелучылар алдында Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин чыгыш ясады. Башкарылган эшләр турында шулай ук халык алдында Мөрәле мәдәният йорты методисты Венера Фруэнтова, төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Алмаз Җиһаншин, ФАП фельдшеры Фәридә Сибгатова, полициянең участок уполномоченные Радик Фәсхетдинов, район прокуроры ярдәмчесе Руслан Байбиков хисап тотты.

          Гражданнар җыенында йорт кошларына төлкеләр һөҗүм итү очраклары ешаю, җир пайлары, баганадан өйгә электр чыбыкларын алыштыру, кардан саклау өчен агач утыртуны дәвам итү, халыкның өмәләрдә пассив катнашуы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

          Җыелыш ахырында Альберт Илгизәр улы очрашуга йомгак ясады. Ул авыл җирлеге башлыгы эшен уңай бәяләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International