80-яшьлек юбилей

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

         Шушы көннәрдә Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Валентина Ильинична Журавлевага 80 яшь тулды.  Үзенең туган көнендә ул стационарда ята иде. Бу көнне район башлыгы исеменнән юбилярны дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары Әлфия Төхвәтуллина һәм поликлиника мөдире Газимогед Магомедов котладылар, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар. 

         Авыруга карамастан озак еллар буе Турминское авылындагы сырхауханәдә санитар булып эшләгән Валентина Ильинична бу әһәмиятле вакыйганы  күтәренке кәеф белән каршы алды, гәрчә авырлыклар һәм сынаулар күп булса да. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга игътибары өчен рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International