28 гыйнвар көнне Надежино авылының күпфункцияле үзәгендә халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева, "Золотая Нива" агрофирмасы директоры Эльвир Ямаев, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Татьяна Хуҗова, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Борындык фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Тимергалиева Роза Габдулла кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы исеменнән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров һәм район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина котлады. Сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен Роза Абдулла кызы Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
23 нче январь көнне Биектау районының Мәмдәл урта мәктәбендә күренекле драматург, шагыйрь Габделхәй Габделкаюм улы Вахитовның (Хәй Вахит) тууына 100 ел тулуга багышланган “Вахит: шәхес, иҗат, заман” республика бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә безнең районнан да укучылар катнашты. Иске Чәчкаб мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Илгизә (җитәкчесе Гайнетдинова Алсу) “Яшь шагыйрьләр” номинациясендә 2 нче урын алып 3 меңлек акчалата премиягә, Чүти урта мәктәбе укучылар коллективы (җитәкчесе Хаматшина Г.Г.) “Хәй Вахит әсәрләре сәхнәдә” номинациясендә чыгыш ясап кызыксындыру дипломына ия булдылар.
2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн.
28 гыйнвар көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Бүген бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык бүлегенең әйдәп баручы белгече Кадыйрова Алия Наил кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Туган көне белән аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге теләде.
27 гыйнвар Ленинград шәһәрен тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителүгә 75 ел. Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе.
26 гыйнвар көнне Олы Тәрбит авылында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, "Кубня" агрофирмасы директоры Валерий Поляков, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
26 гыйнвар көнне Иске Чәчкаб авылында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
25 гыйнварда Бөек Ватан сугышы ветераны Ершов Александр Константинович үзенең 93 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны Кече Мәме авылының "Бердәм РОССИЯ" сәяси партиясенең Кече Мәме беренчел бүлекчәсе әгъзалары, Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшь армиячеләре, Кече Мәме авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Нина Дунаева туган көне белән котладылар. Александр Константиновичка ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр.