ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 31 гыйнвар көнне Борындык авылының мәдәният йортында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев, «Дубрава «Агрофирмасы»  директоры Юрий Осипов, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
 

2019 елның 1 февралендә 12.30 сәгатьтә район мәдәният йорты бинасында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитетының отчет җыелышы узачак.
 

2019 елның 30 гыйнварында "Мәскәү" мәдәни үзәге бинасында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Шулай ук коллегия кысаларында ТР Яшьләр Министрлыгында эшче сессия булды, анда республика районнарыннан яшьләр сәясәте органнары җитәкчеләре катнашты. Сессиядә узган елга йомгак ясадылар һәм 2019 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Кайбыч муниципаль районыннан яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зөһрә Лотфуллина катнашты.
 

Патриотизм, үз илең өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан 25 гыйнвар көнне Араслан мәктәбендә "Ленинград батырлыгы" дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. 

Кече Урсак авылында яшәүче Мотыйгуллина Нурсайлә Абрар кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина һәм Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин котладылар, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар.

 

29 гыйнварда Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узды. Анда читтән торып катнашу этабында (интернет-тур) җиңүчеләр һәм призерлар катнашты. Чара татар теленең абруен күтәрүгә, шулай ук укучылар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыларына практик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
 


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

30 гыйнвар көнне Олы Урсак авылында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин, "Дубрава" агрофирмасы директоры Юрий Осипов, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Бүген Буа шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В. Г. Шайхразиев рәислегендә күчмә утырыш булып узды. Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышу очрашуның төп темасы булды.
 

Ел саен иминият пенсияләрен индексацияләү эшләмәүче пенсионерларга түләүләрне 7,05% ка арттырган. Акчалата эквивалентта өстәмә уртача 1000 сум тәшкил иткән.
 

1 февральдән башлап айлык акчалата түләү (ЕДВ) – Россиядә иң массалы социаль түләү 4,3% ка индексацияләнәчәк.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International