“Фатих Кәрим – фронтовик шагыйрь”

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

            “Дөнья хәлләре кискенләшкән саен нигәдер Фатих Кәрим кебек кешеләр искә төшә. Ә бит Фатих Кәрим – Бөек Ватан сугышы шагыйре. Бүгенге дөнья белән узган сугышның арасы нигә шулай якыная? Ике кырыс чор. Татар совет поэзиясендә шул чорны Фатих Кәримнән дә тулырак чагылдырган башка бер шагыйрь дә юк. Кенигсберг янында сугышның бөек үренә күтәрелде, үзенең иҗат үренә күтәрелде, үз шөһрәтенә шул солдат үреннән карап үлде. Үзенә йөкләнгән зур эшне башкарып китте шагыйрь.”
              Фатих Кәримнең балалар өчен язган шигырьләре, әкиятләре әле дә яратып укыла. Алар уку өчен кызыклы итеп язылган. 22 гыйнварда Үзәк балалар китапханәсе “Миләшкәй” балалар бакчасы балалары өчен язучы Фатих Кәримнең тууына 110 ел уңаеннан “Фатих Кәрим – фронтовик шагыйрь” дип исемләнгән таныштыру сәгате оештырды. Балалар шагыйрьнең  тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар.  Китапханәчебез Эльмира Хәялиева аның “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл”  дип исемләнгән әкиятен балаларга укыды.  Әкият балаларга бик тә ошады. Биргән сорауларга  бик теләп һәм матур итеп җаваплар кайтардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International