ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Кошман авылы мәдәният йортында әлеге җирлектә яшәүче шигъри күңелле, гомере буена укытучы булып эшләгән  85 яшьлек Нәсимә Абзалова иҗаты буенча нәшер ителгән "Чәчкәләрнең нигә кирәге бар" китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды.

“Ак Барс” иминият төркеме (әлеге төркемгә “Ак Барс Иминиятләштерү” һәм “Ак Барс-Мед” иминиятләштерү компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр керә) махсус Татарстан халкы өчен “О’кей, доктор” дип аталган иминият полисы булдырды. 

Кайбыч муниципаль районы “Өмет” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре, районның халыкны социаль яклау бүлеге белән берлектә, “Ата-аналар беседкасы. Сораулар һәм җаваплар” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. 


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

Кайбыч муниципаль районының “Кайбычагрохимсервис” ачык акицонерлык җәмгыятендә машина йөртүче булып эшләүче Сергей Грузков, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Мактау грамотасына лаек булды.

Кайбыч муниципаль районының гражданлык хәле актларын теркәү залында бүген бәхетле яшь парның язылышу тантанасы булды.

26 сентябрь көнне Кайбыч районы Кече Мәме авыл җирлеге Башлыгы Елена Алексеева, фельдшер Мәүлия Туралева, авыл мәдәният йорты, китапханә методистлары Анна Федотова һәм Валентина Охотникова тәрбиягә алынган 6 яшьлек кыз янына барып, хәлләрен белеште. 

28 сентябрь көнне Кайбыч районы Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе методистлары башлангыч сыйныф укучылары өчен “Күңелле стартлар” дип аталган ярыш оештырды.

Бүген, ягъни 29 сентябрьдә Олы Кайбыч мәдәният йортында Түбән Кама Татар Дәүләт театры артистлары күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” пьесасын сәхнәгә куячак.

Кайбыч районы Иске Тәрбит авылының “Гөлбакча” балалар бакчасында “Светофорның өч күзе” исеме астында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үтте.


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле кайбычлылар! 1 сентябрьдән 2018 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе башланды. Агымдагы елның декабрь ахырына кадәр газета-журналларга язылырга өлгерергә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International