ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы шул җирлектә яшәүче 42 яшьлек гражданга карата дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 1нче кисәге 231 маддәсендә (наркотик матдәләре булган үсемлекне законсыз рәвештә күпләп үстерү) каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды.

Кайбыч районы прокуратурасы 47 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Әлеге граждан РФ Җинаятьләр кодексының 1нче кисәгенең 264 нче маддәсендә каралган (административ җәзага тартылган зат тарафыннан кабат юл йөрү кагыйдәләрен бозу ) җинаять кылуда гаепләнә.


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

30 сентябрь көнне “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында муниципаль районы беренчелегенә шахмат ярышлары узды. 5-9 һәм 10-11 сыйныф укучылары өчен оештырылган әлеге ярышларда районның 15 мәктәбеннән 44 егет һәм 22 кыз катнашты.

Бүген Кайбыч районы пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова, туган көне уңаеннан, котлаулар кабул итә.

30 сентябрь көнне Кайбыч районының Олы Кайбыч, Федоровское, Олы Подберезье, Чүти, Иске Тәрбит һәм Хуҗа Хәсән урта мәктәпләре “Казан” агросәнәгать паркында уздырылган Татарстанның муниципаль районнары һәм белем бирү оешмаларының, ел саен уздырылып, инде күркәм традициягә әверелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

“Бердәм Россия“ партиясенең Кайбыч җирле бүлегендә Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үтте.

Кайбыч районы Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә мониторинг күзәтүләр башланды.

 


1
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

"Хөрмәтле өлкәннәребез! Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Үзләренең гомерләрен районыбызны, авылларыбызны үстерүгә багышлаган әтиләр һәм әниләр!


30
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Имәнле Бортас авылы клубы, мәдәният йорты, авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре “Чисталык һәркемгә һәм һәркайда кирәк” дип атлаган акция оештырды.

Кайбыч муниципаль районының Имәнле Бортас авылы халкы өчен шатлыклы вакыйга – шушы көннәрдә тимер юл артындагы Һ. Такташ урамындагы йортларга газ тоташтырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International