“Ак Барс” иминият төркеме (әлеге төркемгә “Ак Барс Иминиятләштерү” һәм “Ак Барс-Мед” иминиятләштерү компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр керә) махсус Татарстан халкы өчен “О’кей, доктор” дип аталган иминият полисы булдырды. Әлеге полис ярдәмендә, видеоэлемтә я телефон аша Казан табибларыннан консультация алырга мөмкин булачак. Ирекле иминиятләштерү кысаларында, педиатр, терапевт һәм башка табиблар www.okdoctor.ru сайты аша консультация уздырачак.
Бу хакта төгәл мәгълуматны Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 20нче йорт адресы буенча урнашкан “Ак Барс” иминиятләштерү төркеменең Кайбыч филиалы хезмәткәрләреннән белешә аласыз.
Белешмәләр өчен телефон: 21-2-75.