Кайбыч муниципаль районының гражданлык хәле актларын теркәү залында бүген бәхетле яшь парның язылышу тантанасы булды.
Кече Кайбыч авылы егете Фәннүр Хикмәтуллин һәм Казан кызы Алия Гайнуллина бүген олы тормыш юлына аяк бастылар.
Яшьләргә бәхетле тормыш, якты киләчәк, гаилә тигезлеге телибез!