Спектакльгә рәхим итегез!

2017 елның 29 сентябре, җомга

Бүген, ягъни 29 сентябрьдә Олы Кайбыч мәдәният йортында Түбән Кама Татар Дәүләт театры артистлары күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” пьесасын сәхнәгә куячак.

...Әлеге заманча комедиядә вакыйгалар бер офислар бинасының хисапчылар бүлмәсендә бара. Хатын-кыз коллективы арасында сүзләр дә, әлбәттә, хатын-кыз темасы буенча: еллык исәп-хисап эшләре, уңышсыз гаилә тормышы... Спектакльдәге бердәнбер ир-егет — 60ка җиткән Рәхмәтулла — үзеннән күпкә яшьрәк хатын-кызларның һәрберсенә икәүдән-икәү калганда бер үк сүзләрне әйтә — “Син шундый чибәр!” Һәм тегеләре эреп төшә, аңа гашыйк була. Рәхмәтулланың ул сүзләре шулкадәр гади, примитив, атлаган саен кабатлап, һәр хатын-кызга әйтелгәч, көлке яңгырый, әмма героинялар бу хакта уйламый, аларның шул сүзне ишетәсе килә, шул сүзне ишетү өчен буяна, бизәнә, матур күлмәкләр кия...

Спектакльгә рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар! Башлана 19.00 сәгатьтә. Билетлар район мәдәният йорты кассасында сатыла. Белешмә өчен телефоннар: 2-16-72, 2-13-12.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International