Кайбыч муниципаль районының “Кайбычагрохимсервис” ачык акиционерлык җәмгыятендә машина йөртүче булып эшләүче Сергей Грузков, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Мактау грамотасына лаек булды.
Юбилярга әлеге истәлекле дата уңаеннан район Советы Башлыгы урынбасары Рәмис Хәялив котлады, гомерен хезмәткә багышлаган олпат затка изге теләкләрен юллады.