26 сентябрь көнне Кайбыч районы Кече Мәме авыл җирлеге Башлыгы Елена Алексеева, фельдшер Мәүлия Туралева, авыл мәдәният йорты, китапханә методистлары Анна Федотова һәм Валентина Охотникова тәрбиягә алынган 6 яшьлек кыз янына барып, хәлләрен белеште.
Фельдшер кызга медицина каравы үткәрде, ә мәдәният хезмәткәрләре аның өчен төрле уеннар оештырды. Кызчыкның сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булса да, үзе бик тә шат күңелле, талантлы.
Саубуллашканда кунаклар аңа һәм тәрбиягә алган әнисенә көчле рухлы булуларын, үзалларына максат куеп, әлеге максатка ирешүләрен теләде.