Кошман авылы мәдәният йортында әлеге җирлектә яшәүче шигъри күңелле, гомере буена укытучы булып эшләгән 85 яшьлек Нәсимә Абзалова иҗаты буенча нәшер ителгән "Чәчкәләрнең нигә кирәге бар" китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды.
Чарага аның тормыш иптәше һәм кызы да килгән иде. Кичә тамашачы күңеленә хуш килде, рухи байлык бүләк итте, китап авыл халкына таратылды, дип хәбәр итте Кошман авылы китапханәчесе Гөлия Сафиуллина.