28 сентябрь көнне Кайбыч районы Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе методистлары башлангыч сыйныф укучылары өчен “Күңелле стартлар” дип аталган ярыш оештырды.
Ярыш барышында командалар төрле мавыктыргыч , шул ук вакытта бик үк җиңел булмаган спорт уеннарында катнашып, үз көчләрен сынады. Җиңү теләге балаларда шулкадәр көчле иде, алар хәтта вакыт узып, конкурсның ахырга якынлашканын да сизмәде. Залда көлке, шат тавышлар хөкем сөрде. Ә сабыйларның сөенеч тулы күзләрен күрә – оештыручылар өчен иң зур бүләк.