Кайбыч районы Иске Тәрбит авылының “Гөлбакча” балалар бакчасында “Светофорның өч күзе” исеме астында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үтте.
Әлеге чараның максаты - кечкенәләргә юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү, юл тәртибе буенча белемнәрен арттыру. Балалар юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләде, уеннар уйнадылар, соңыннан бергәләп «Светофор» дигән җырны башкардылар.