Консультация бүлмәсе: гаилә таркалу һәм балалар

2017 елның 30 сентябре, шимбә

Кайбыч муниципаль районы “Өмет” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре, районның халыкны социаль яклау бүлеге белән берлектә, “Ата-аналар беседкасы. Сораулар һәм җаваплар” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. Бирегә аерылышып, бергә яшәмәүче ата-аналар чакырылды.

Утырышны районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева алып барды.

Белгечләр әлеге сөйләшүгә чакырылучыларга гаилә таркалуның балаларга тискәре йогынтысы, шул сәбәпле ата-ана белән бала арасында барлыкка килгән аңлашылмаучанлык, әни-әнинең бу очракта үзен ничек тотарга тиешлеге хакында аңлату эшләре алып барды.

Түгәрәк өстәлнең икенче өлешендә төрле категориядәге гаиләләргә тиешле социаль ярдәм, “Социаль контракт” нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү, гражданнарны эш белән тәэмин итү, балалар сәламәтлеген саклау, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту кебек сорауларга консультация ярдәме күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International