Федоровское авылының “Теремкәй” балалар бакчасында “Кыргый һәм йорт хайваннары” темасы буенча дидактик уен узды.
Олы Подберезье урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары, “Музей эше” түгәрәге әгъзалары мәктәп музее җитәкчесе Е. Елисеева һәм директор урынбасары Т. Малышева җитәкчелегендә авылның кул эшләре остасы, хезмәт ветераны Г. Исаева янына барып, ул үткәргән мастер-класста катнашты.
12 гыйнвар көнне мәктәбебезнең зур ихтирамга лаек педагогы Роза Насыйбуллина үзенең гомер бәйрәмен – юбилеен билгеләп узды. Әлеге уңайдан көн дәвамында укытучыга котлау сүзләре, җылы теләкләр ирештерелде.
Кече Урсак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Клавдия Кәримова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Иске Тәрбит урта мәктәбенең кызлар җыелма командасы (остазлары – Ю. Зайцев) мини-футбол буенча уздырылган районкүләм бәйгедә 1 урын яулады.
Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Олы Кайбыч авылындагы “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында бассейнда йөзү дәресендә булып кайтты.
Иске Тәрбит авылының “Гөлбакча” балалар бакчасы тәрбиячеләре фикеренчә, балаларны татар теленә өйрәтүдә театр уйнау зур урын алып тора.
Колаңгы авылы китапханәсендә Кыш бабай китап укучылар өчен экскурсия уздырды.
Хөрмәтле Кайбыч муниципаль районы рәсми сайты кулланучылары!
13 гыйнвар көнне Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр арасында “Туым җондызы” – “Рождественская звезда” фестиваль - конкурсның унынчы юбилей гала-концерты була.