Колаңгы авылы китапханәсендә Кыш бабай китап укучылар өчен экскурсия уздырды. Әлеге чараның төп максаты – китапханәгә килүчеләрне андагы мохит, шулай ук китаплар фонды, тематик киштәләр, күргәзмәләр белән таныштыру. Чарага килүчеләр ул сөйләгәннәрне кызыксынып тыңлады, китаплар турында фикер алышты, төрле якты журналлар карады, “Яраткан геройларыңны таны” уенында катнашты.