Кече Урсак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Клавдия Кәримова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Аны юбилее белән Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин тәбрикләделәр. Фатыйма Бикбова юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның истәлекле бүләген тапшырды, шулай ук ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.