Олы Кайбыч урта мәктәбе коллективы мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысын юбилее белән котлады

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

“12 гыйнвар көнне мәктәбебезнең зур ихтирамга лаек педагогы Роза Насыйбуллина үзенең гомер бәйрәмен – юбилеен билгеләп узды. Әлеге уңайдан көн дәвамында укытучыга котлау сүзләре, җылы теләкләр ирештерелде.

Традиция буенча, укучылар педагог – юбилярны шигъри тәлгәшләр, матур җырлар белән үрелгән кечкенә генә концерт бүләк итте. Чыгышлары аша алар укытучыга булган тирән ихтирам, хөрмәт, ярату хисләрен җиткерде.

Чара барышында күпьеллык намуслы хезмәте һәм районыбызның мәгариф үсешенә үзеннән зур өлеш керткәне өчен Роза Насыйбуллинага Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Олы Кайбыч урта мәктәбе коллективы Роза Насыйбуллинаны әлеге истәлекле дата – туган көне белән ихластан котлый. Ныклы сәламәтлек, зур иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телибез!

Алия Биккулова, Олы Кайбыч урта мәктәбе директоры”. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International