Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары бассейнда сәламәтлекләрен ныгытты

2018 елның 13 гыйнвары, шимбә

     Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Олы Кайбыч авылындагы “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында бассейнда йөзү дәресендә булып кайтты. Чиста, зарарсызландырылган сулы бассейнда рәхәтләнеп йөзде алар. Шуны да онытмаска кирәк, йөзү мускулларны ныгыта, сулыш алуны яхшырта. Ә бит балалар арасында гәүдә - сын төзеклеге бозылу  еш очрый. Бу аларның өстәл, компьютер артында озак утыруы, физик активлык кимүе белән бәйле. Шуңа күрә скелет мускулатурасының көче һәм эшчәнлеге дә кими. Нәтиҗәдә, умыртка баганасы кәкрәя, яссы табанлылык барлыкка килә. Ә йөзү белән җитди шөгыльләнгән очракта балаларның физик яктан да сәламәтлеге ныгый.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International