"Теремкәй" балалар бакчасында дидактик уен узды

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Федоровское авылының “Теремкәй” балалар бакчасында “Кыргый һәм йорт хайваннары” темасы буенча дидактик уен узды.

Әлеге уенның максаты – балаларда кыргый һәм йорт хайваннары хакында белемнәрен киңәйтү, иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү, хайваннарга һәм үсемлекләргә сакчыл караш формалаштыру. Нәниләр шулай ук бу уеннар аша урманда һәм бакчада нинди уңыш җыярга мөмкин икәнлеге, табигатьнең кешегә нинди байлык бүләк итүе хакында да танышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International