Олы Подберезье урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары, “Музей эше” түгәрәге әгъзалары мәктәп музее җитәкчесе Е. Елисеева һәм директор урынбасары Т. Малышева җитәкчелегендә авылның кул эшләре остасы, хезмәт ветераны Г. Исаева янына барып, ул үткәргән мастер-класста катнашты. Чара барышында укучылар татар, керәшен милли күлмәкләренә, урын-җир кирәк-яракларына төрле бизәкләр чигелеше үзенчәлекләре белән танышты.