Кайбыч керәшеннәре “Туым җондызы” фестиваленең гала-концертында катнашачак

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

13 гыйнвар көнне Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр арасында “Туым җондызы” – “Рождественская звезда” фестиваль - конкурсның унынчы юбилей гала-концерты була.

Конкурсның максаты – керәшен музыкаль иҗатын саклау һәм пропагандалау, халык җырларын башкаручы үзенчәлекле ансамбльләр һәм солистларны ачыклау.

Әлеге конкурста чыгыш ясарга шулай ук Кайбыч муниципаль районының “Инешкәй”, “Яшь сәүдияр”, “Багалма” фольклор ансамбльләре (җитәкчеләре – Светлана Бартязова, Любовь Тимофеева, Надежда Ермолаева), шулай ук Олы Кайбыч урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Никита Русов (җитәкчесе – Фаилә Миһаҗева) да чакырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International