Алдан хәбәр иткәнебезчә, Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлеше бәйгесенә старт бирелде.
Кайбыч районы үзәк чыршысы өчен http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2018.htm сылтамасы аша үтеп тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен тәкъдим ителгән исемлектән Кайбыч муниципаль районын сайлап аласыз, аннан чыршы бизәлешен һәм аның янында узган чараларны баллар ярдәмендә бәялисез.
Конкурс 2018 елның 25 гыйнварына кадәр узачак. Нәтиҗәләр 1 февральдән дә соңгармый игълан ителәчәк.