Иске Тәрбит урта мәктәбенең кызлар җыелма командасы (остазлары – Ю. Зайцев) мини-футбол буенча уздырылган районкүләм бәйгедә 1 урын яулады. Әлеге ярышлар Олы Кайбыч авылының “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында узды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!