Кайбыч районының үзәк балалар китапханәсе «Көчле рухлы: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» дигән акциягә кушылды

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

         2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн. Шул уңайдан районыбызда төрле чаралар булып уза. Үзәк балалар китапханәсе дә Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» дигән акция оештырды. Акциядә отставкадагы офицер Илһам Хөснетдинов катнашты. Ул балаларга сугышның танылган һәм әһәмиятле вакыйгалары, разведчиклар һәм партизаннар турында сөйләде. Китапханәче Эльмира Хәялиева балаларга Таня Морозова турында сөйләде.  Разведчиклар һәм партизаннар турындагы китаплар, тематик открыткалар җыелмасы үз эченә алган китап-иллюстратив күргәзмә оештырылды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен сугыш геройлары: Лена Голиков, Валентин Котик турында сөйләүнең журнал вариантлары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International