Бүген бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык бүлегенең әйдәп баручы белгече Кадыйрова Алия Наил кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Туган көне белән аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге теләде.