25 гыйнвар көнне Олы Подберезье авылында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбеннән булган Советлар Союзы Герое Михаил Кузьмин исемендәге яшь армиячеләре отряды Кече Кайбыч авылында яшәүче Латипова Тәскирә Фаттах кызына бардылар. Ул-Ленинград блокадасы вакытында яшәгән кеше. Тәскирә Фәттах кызы үзенең балалар өчен булган кичерешләре, кешеләрнең ничек яшәве турында сөйләде.
Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең «патриотлар» отрядының яшь армиячеләре Бөек Ватан сугышы ветераны, зенитчы Вакатова Евдокия Ивановнада булдылар. Евдокия Ивановна сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Анда пенсионерларга пенсиягә өстәмә акча вәгъдә итәләр.
24 гыйнвар көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында яңа балалар бакчасы бинасы төзелешенең барышы белән танышты. Ул генераль подрядчы белән очрашты.
Бина "Мәгарифне үстерү" федераль программасы буенча төзелә. 50 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы мәктәп территориясендә урнашачак. Эшне "Стройсервис" җәмгыяте оешмасы башкара.
Бүген, 24 гыйнвар көнне Кошман авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, "Дубрава" агрофирмасы директоры Юрий Осипов, Кошман мәктәбе директоры Фәнис Гыйниятуллин, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
22 гыйнварда Салтыган авылы ветераннары Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Рәмзия Габделхакованың "Өзелгән яфраклар"спектаклендә булдылар. Әлеге сәфәр район башлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының "НАЗ" ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды инициативасы белән оештырылды.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге дәүләт хезмәтләре порталы аша эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыра башлау турында хәбәрнамә җибәрү мөмкинлеге турында хәбәр итә (gouslugi.ru). Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (84371) 5-62-07 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бүген, 23 гыйнвар көнне Иске Тәрбит авылының күпфункцияле үзәгендә халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
18 гыйнварда Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең мәктәп укучылары белән очрашуы булды. Апас һәм Кайбыч районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы Илшат Шәфигуллин балалар белән әңгәмә уздырдылар, аның максаты-янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәрне тикшерү, балалар уеннарыннан һәм ут белән шаяртулар, пикникларда, ялларда янгыннарны кисәтү иде. Балаларга ашыгыч хезмәтләрнең "01" яки "112", "101"номерларын ничек шалтыратуларын искәрттеләр. Әңгәмә ахырында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.