26 гыйнвар көнне Иске Чәчкаб авылында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Җыелучылар алдында Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин чыгыш ясады. Башкарылган эшләр турында шулай ук халкы алдында ФАП фельдшеры Люзия Сафина, китапханәче Наилә Сибгатуллина, ветераннар советы рәисе Галимулла Хуҗин, Иске Чәчкап мәктәбе директоры Айдар Хәсәнов, полициянең участок уполномоченные Раил Ногманов, балалар бакчасы мөдире Светлана Кудеева хисап тотты.
Халык җыенында мәдәният йортын ремонтлау, плотинаны тәртипкә китерү, "Ак калфак" ансамбле өчен яңа костюмнар тегү, җир пайлары һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
Җыелыш ахырында Альберт Илгизәрович очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде.