Ленинград блокадасы вакытында яшәүче Тәскирә апа Латыйповада кунакта

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

           27 гыйнвар Ленинград шәһәрен тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителүгә 75 ел.  Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. 
           Сугыш инде күптән бетте. Окоплар җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре генә онытылмыйлар. Шул уңайдан, без, Кайбыч Үзәк китапханә волонтерлары блокада  хатирәләрен яңартып, балачагы сугыш елларына туры килгән,  Кече Кайбыч аылында яшәүче, Ленинград блокадасы ветераны, Тәскирә апа Латыйпова өендә булып кайттык. Тәскирә апа үзенең блокада вакытында булган тирән хәтирәләре белән уртаклашты. Хәтер аны сугыш елларындагы авырлыклар, Ленинград блокадасына эләккәннәрнең ачы язмышы, бер сынык икмәк, "Яшәү юлы" һәм башкалар турында сөйләде. Өлкән буын кешесе өчен исә бу мәгълүматлар, чын мәгънәсендә, хәтер яңарту булып тора. 
             Бөек Ватан сугышы һәм аның дәһшәтле вакыйгалары турында тарихи хәтерне саклау, сугышның иң фаҗигале хәлләреннән берсе - Ленинград блокадасы чорына игътибарны юнәлтү, авыр сынаулар узган кешеләр язмышына карата мәрхәмәт һәм икмәкнең (ризыкның) кадерен белү безнең һәммәбезнең төп бурычыбыз!
             Кыскача белешмә: Нева елгасы ярында урнашкан шәһәр 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр чолганышта була. Шушы тулар-тулмас өч ел вакыт эчендә якынча исәпләүләр буенча 600 меңнән 1,5 миллионга кадәр кешенең гомере өзелгән дип санала. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International