Габделхәй Габделкаюм улы Вахитовның (Хәй Вахит) тууына 100 ел тулуга багышланган “Вахит: шәхес, иҗат, заман” республика бәйгесе үтте

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

          23 нче январь көнне Биектау районының Мәмдәл урта мәктәбендә күренекле драматург, шагыйрь Габделхәй Габделкаюм улы Вахитовның (Хәй Вахит) тууына 100 ел тулуга багышланган “Вахит: шәхес, иҗат, заман” республика бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә безнең районнан да укучылар катнашты. Иске Чәчкаб мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Илгизә (җитәкчесе Гайнетдинова Алсу) “Яшь шагыйрьләр” номинациясендә 2 нче урын алып 3 меңлек акчалата премиягә, Чүти урта мәктәбе укучылар коллективы (җитәкчесе Хаматшина Г.Г.) “Хәй Вахит әсәрләре сәхнәдә” номинациясендә чыгыш ясап кызыксындыру дипломына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International