Чүти авыл җирлегендә халык җыены

2019 елның 26 гыйнвары, шимбә

           26 гыйнвар көнне Олы Тәрбит авылында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, "Кубня" агрофирмасы директоры Валерий Поляков, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

            Җыелучылар алдында Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов чыгыш ясады.  Авыл халкы алдында башкарылган эшләр турында шулай ук Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Лариса Бухарова, китапханәче Фәридә Низаметдинова, фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Фәридә Гыйззәтова, Олы Тәрбит мәдәният йорты методисты  Тамара Чартинова, ветераннар Советы рәисе Василий Уткин,  полициянең участок уполномоченные Раил Ногманов хисап тоттылар.

          Гражданнар җыенында субсидияләр, юллар, кич белән йортларда су булмау, клубта аппаратураны алыштыру, җир пайлары, ФАПта участок терапевты кирәклеге һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

          Җыелыш ахырында Альберт Илгизәрович  очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде.

         
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International