Борындык авыл җирлегендә халык җыены булып узды

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

         Бүген, 31 гыйнвар көнне Борындык авылының мәдәният йортында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев, «Дубрава «Агрофирмасы»  директоры Юрий Осипов, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

         Башкарылган эшләр турында җыелган халык алдында Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев чыгыш ясады.  Башкарылган эшләр турында шулай ук Борындык мәдәният йорты методисты Илсинә Хөснетдинова, ветераннар советы рәисе Равил Бикмуллин, Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рания Хуҗина, ФАП фельдшеры Роза Тимергалиева, полициянең участок уполномоченные Денис Кузьмин, район прокуроры ярдәмчесе Руслан Байбиков хисап тотты.

         Гражданнар җыенында юл төзелеше, су сыйфаты, чишмәнең кирәклеге, Сабантуй бәйрәме үткәрелә торган территорияне тәртипкә китерү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде, аларга район башлыгы аңлатмалар бирде.

          Җыелыш ахырында Альберт Илгизәрович очрашуга йомгак ясады. Ул авыл җирлеге башлыгы эшен уңай бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International