Олы Урсак авыл җирлегендә халык җыены булып узды

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

         30 гыйнвар көнне Олы Урсак авылында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин, "Дубрава" агрофирмасы директоры Юрий Осипов, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

         Җыелучылар алдында Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин чыгыш ясады.  Башкарылган эшләр турында шулай ук халык алдында Олы Урсак урта мәктәбе директоры Рифат Вәлиев, ФАП мөдире Асия Әхмәтҗанова, полициянең участок уполномоченные Радик Фәсхетдинов, авыл китапханәсе мөдире Фәния Нуриева, ветераннар Советы Рәисе Минфариз Зәйнуллин хисап тотты.

          Гражданнар җыенында язгы ташу вакытында йортларны су басу, чүп үләннәре таралу, авылларда яшьләрне эшкә урнаштыру, асфальт юл төзү тәмамланганнан соң район үзәгенә чыгыр өчен автобус кирәклеге һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

          Җыелыш ахырында Альберт Илгизәр улы очрашуга йомгак ясады. Ул авыл җирлеге башлыгы эшен уңай бәяләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International