Бүген Буа шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В. Г. Шайхразиев рәислегендә күчмә утырыш булып узды. Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышу очрашуның төп темасы булды.
Утырышта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев җитәкчелегендәге район делегациясе дә катнашты.
Башта республиканың 8 районыннан килгән кунаклар өчен шәһәрнең социаль объектлары буенча экскурсия үткәрелде. "Ак каен" балалар бакчасы, академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе, Буа драма һәм сатира театры күрсәтелде.
Икенче өлештә пленар утырыш булды, аның кысаларында, җәмәгатьчелек каравына Стратегия эскизы тәкъдим ителде. Документ нигезендә, 2020 елга кадәр Бердәм этномәдәни киңлекне булдыру, 2030 елга кадәр — татар тормышын җайлаштыру, 2050 елга кадәр — татар халкын тотрыклы үстерү планлаштырыла. Дистәдән артык башлыктан торган Стратегия үз эченә татарларның тормыш-көнкүрешен оештыру, мәгариф, мәдәният (тел, гореф-гадәт, сәнгать, әдәбият), мәгълүмат киңлеген ала.
.jpg)