ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран көтелә: төнлә һәм көндез күз күреме начарая, көньяк-көнчыгыштан көчле җил, көчәйгәндә 16 м/с кадәр; көндез көчле кар, бозлавык, юлларда кар көртләре.
 

2 февраль көнне Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашу кичәсе булып узды. Әлеге кичәгә мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар, 70кә якын кеше килгән иде.  Бәйрәм концерт, конкурслар, чыгарылыш сыйныф укучылары чыгышлары белән дәвам итте. 

           2 февраль көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге булып узды. Ярышларда 19 команда катнашты, алар составында ике егет һәм бер кыз чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, беренчелектә тренер-укытучы Шәүкәт Фәсхетдинов җитәкчелегендәге Бәрлебаш төп мәктәбенең яшь теннисчылары җиңү яулады. Икенче урында Иске Чәчкаб мәктәбе, өченче урында Федоровское мәктәбе укучылары. Җиңүчеләргә күчмә Кубок, истәлекле медальләр һәм 1 нче дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды. Калган призерлар шулай ук медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Ярышлар район укучылары Спартакиадасы кысаларында узды.

           30 гыйнвардан 1 февральгә кадәр "Хезмәт резервлары" стадионында республика шәһәрләре һәм районнарының иң көчле спортчылары катнашында Казан шәһәренең тимераякта шуу спорты буенча ачык беренчелеге узды. Әлеге ярышларда безнең районны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер - укытучысы Фрат Җиһаншин шәкертләре ¬– Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тәкъдим итте.
            Күп төр ярышның дүрт дистанциясе суммасы буенча 15 яшькә кадәрге егетләр арасында Айнур Билалиев җиңүче булды. Аның энесе Айназ дүртенче урынны яулады. Асия Мадаминова 15 яшькә кадәрге кызлар арасында өченче урынны алды. Тимераякта шуучыларны котлыйбыз һәм аларга яңа спорт уңышлары телибез!
 


1
февраль, 2019 ел
җомга

2019 елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерүгә каралган акчаларның гомуми күләме 15,3 млрд сум тәшкил итәчәк, бу узган ел белән чагыштырганда 40% ка артыграк (11 млрд. сум).
 


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 31 гыйнвар көнне Борындык авылының мәдәният йортында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев, «Дубрава «Агрофирмасы»  директоры Юрий Осипов, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
 

2019 елның 1 февралендә 12.30 сәгатьтә район мәдәният йорты бинасында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитетының отчет җыелышы узачак.
 

2019 елның 30 гыйнварында "Мәскәү" мәдәни үзәге бинасында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Шулай ук коллегия кысаларында ТР Яшьләр Министрлыгында эшче сессия булды, анда республика районнарыннан яшьләр сәясәте органнары җитәкчеләре катнашты. Сессиядә узган елга йомгак ясадылар һәм 2019 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Кайбыч муниципаль районыннан яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зөһрә Лотфуллина катнашты.
 

Патриотизм, үз илең өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан 25 гыйнвар көнне Араслан мәктәбендә "Ленинград батырлыгы" дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. 

Кече Урсак авылында яшәүче Мотыйгуллина Нурсайлә Абрар кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина һәм Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин котладылар, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International