Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узды

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

           29 гыйнварда Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узды. Анда читтән торып катнашу этабында (интернет-тур) җиңүчеләр һәм призерлар катнашты. Чара татар теленең абруен күтәрүгә, шулай ук укучылар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыларына практик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

           Олимпиадада безнең районнан Олы Кайбыч урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Газимҗанова Гөлчәчәк, Фатыйхова Алисә, Иске Тәрбит урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Воробьева Елена, Якимова Анжелика, Петухова Диана, Борындык мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Габдрахманова Айзилә һәм Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гаттаров Ранис катнаштылар.

           Олимпиада нәтиҗәләре 10 көннән соң гына билгеле булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International