Кече Урсак авылында яшәүче Мотыйгуллина Нурсайлә Абрар кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина һәм Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин котладылар, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар.