азан шәһәренең Галиев мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Әбү Хәнифә мәзһәбе елы» кысаларында беренче мәртәбә мәшһүр татар дин галиме Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия» китабы буенча балалар арасында оештырылган викторинаның республика этабы узды.
Чүти авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурулла Алиев Яңа ел көннәрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
“Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең икенче- өченче филиалларында директорлар алышынды. Хәзер икенче филиалны элек Иске Чәчкабта управляющий булып эшләгән Радик Миңнуллин җитәкләячәк. Өченче филиал белән биредә директор урынбасары булып эшләгән Фирдинант Уткин җитәкчелек итәчәк.
Район прокуроры Руслан Заһретдинов, урынбасары Василий Макаров, прокурор ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов, беренче разрядлы өлкән белгеч Гөлшат Гыйбадуллина йөгерүдә, турникта тартылуда, баскан килеш алга иелүдә, яткан килеш гәүдәне күтәрүдә, озынлыкка сикерүдә, гер күтәрүдә норматив тапшырырга әзерләнә.
Мәүлет ае уңаеннан районыбыз авылларындагы мәчетләрдә төрле чаралар үткәрелә. Олы Кайбыч мәчетендә дә вәгазь кичәсе узды. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм урынбасары Рәмис Хәялиев катнашында үтте.
Бөтенроссия “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмасының Кайбыч җирле бүлегенең IX конференциясе узды.
Район Башлыгы Альберт Рахматуллин Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе директорын Алия Биккулованы Мактау грамотасы белән бүләкләде.
27 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә Олы Кайбыч ял паркында үзәк чыршы ачылу тантанасы узачак. Рәхим итегез.
23 декабрь көнне сәгать унбердә Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, Думаның бюджет һәм салым комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов онлайн рәвештә кабул итү үткәрә.