Кайбычлылар яшь педагогларның кышкы форумында катнашты

2016 елның 23 декабре, җомга
 
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән бу форумда республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килгән яшь укытучылар катнашты. Алар арасында Иске Чәчкаб мәктәбеннән Чулпан Газимҗанова, Мәлкидән Артур Акрымов, Иске Тәрбиттән Андрей Соснин, Хуҗа Хәсәннән Азат Раззаков, Надеждинодан Альберт Лукин да бар иде. Хезмәт биографиясен укытучы буларак яза башлаган яшьләр белән министрлык вәкилләре, республиканың зур тәҗрибәгә ия булган көчле педагоглары төрле мастер-класслар үткәрде, киңәшләрен бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International