Олы Кайбыч мәчетендә Мәүлет ае уңаеннан вәгазь кичәсе үтте

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе
Илләребез тыныч булсын! Мәчетләр халыкны рухи яктан баету урынына әйләнсен. Аның ишекләре гел ачык торсын. Район башлыгы әнә шундый теләкләрен җиткерде. Мәүлет бәйрәме Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган көне уңаеннан үткәрелә. Шуңа да чыгыш ясаучыларның барысы да динебездәге әлеге кадерле бәйрәм белән котлады, ә дин әһелләре Коръән аятьләре укыды, пәйгамбәрне олылап салаватлар әйтте.
 Кичәдә катнашкан Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге мөдире, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров вәгазьләрен барысы да яратып тыңлады. Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлына бәйле викторина да үткәрде. Сорауларына дөрес җавап бирүчеләргә үзенең китабын бүләк итте. Казандагы югары уку йортларының берсендә белем алучы Динар Шәймәрданов мөнәҗәтләрен тыңлаганда, яшьләрнең талантлы булуына сокланып утырдык.
– Без мөселман кардәшләребез өчен район газетасында пәйгамбәр тормышына бәйле викторина сораулары бастырган идек. Аңа дөрес җавап җибәргән беренче биш кешегә Нияз хәзрәтнең китабын, ике җиңүчегә – Иске Чәчкаб авылыннан Адилә Шәмсетдинова һәм Олы Кайбычтан Сания Хәйруллинага махсус бүләкләр тапшырабыз, – диде Дамир хәзрәт Гыйниятуллин викторинага йомгак ясап.
Ә соңыннан кичәдә катнашучыларның барысын да мул табын артында пылау белән сыйладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International