Айрат Фәррахов онлайн рәвештә кабул итү үткәрә

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе
23 декабрь көнне сәгать унбердә Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, Думаның бюджет һәм салым комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов онлайн  рәвештә кабул итү үткәрә. 
Депутат белән Татарстанда яшәүче барлык гражданнар да аралаша алачак. Моның өчен соравыгызны info@vverh-tatarstan.ru (үзегезне таныштырырга һәм яшәү урыныгызны күрсәтергә онытмагыз) адресына 22 декабрьгә кадәр юлларга кирәк. Сорауларны онлайн кабул итү аша да бирергә мөмкин булачак. Кабул итү өчен онлайн –тапшыру 23 декабрь сәгать унда «Вверх» порталында (vverh-tatarstan.ru) һәм “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегендә (tatarstan.er.ru) башланачак.
 
 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International